На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Вячеслав Володин уллыкка алынган балаларны Россиядән алып чыгуга каршы торырга өндәде

Уллыкка алынган балаларны Россия Федерациясеннән читкә чыгармас өчен мөмкин булган барлык чараларны күрергә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин белдерде.

Искәртеп үтик, федераль парламентның түбән палатасы җенесне алмаштыру законлаштырылган дәүләтләр гражданнарына Россия балаларын уллыкка бирүне тыю турында закон кабул иткән иде.

«Бүгенге карар ярдәмендә, безнең бөтен бала да үз илендә уллыкка алыныр һәм киләчәген үз илендә планлаштырыр, дип уйлыйм. Бала үз илендә тәрбияләнсен өчен без барысын да эшләргә тиеш», – дип яза Володин сүзләрен РИА Новости.

Баштарак Дәүләт Думасы депутаты Станислав Наумов ел ахырында алты көнлек эш атнасын бетерергә тәкъдим иткән иде. Аерым алганда, ул 28 декабрьне – җитештерү календаре буенча эш көне булып саналган шимбәне ял көне итәргә өндәде. Татарстанның Җәмәгать палатасы рәисе Зилә Вәлиева исә, мондый карарның кирәге юк, чөнки Россия халкының Яңа елга әзерләнергә вакыты җитәрлек булачак, дип саный.

Ссылка на первоисточник
наверх