На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Евдокимов
    Хрен поймешь, что он говорит, хотя я татаринМөхәммәтшин: Тата...
  • Evgenija Palette
    Сдается мине, Беня.... что после ЭТОЙ ПОХАБНОЙ ИНВАЗИИ приблудных "Соотечественников", и ЭТИМ НЕ СДОБРОВАТЬ...Буа мөхтәсибәтенд...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х"... ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ... ИЛИ ВООБЩЕ ЗАТКНИТЕСЬ...Буа мөхтәсибәтенд...

Казанда беренче татар профессиональ скрипкачысы Гали Зайпинны искә алу кичәсе узачак

16 апрельдә 19:00 сәгатьтә Казанның «2 нче балалар сәнгать мәктәбе»ндә беренче татар профессиональ скрипкачысы Гали Зайпинга багышланган кичә узачак, дип хәбәр итте оештыручылар. Чара Гүзәл Әбелханованың «Мәдәният -дөньяга мәхәббәт...» авторлык проекты кысаларында үтә.

Фотоны «Гали Зайпин – инноватор, иҗатчы» кичәсен оештыручылар тәкъдим итте

Хәбәрдән күренгәнчә, «Гали Зайпин – инноватор, иҗатчы» дип аталган кичә исеме һәм татар профессиональ музыкасына керткән өлеше бүгенге көндә онытылган беренче күренекле татар профессиональ скрипкачысы Гали Мостафа улы Зайпин (1875-1918) шәхесенә багышланачак.

Кичәдә Гали Зайпин һәм татар фольклористикасы тарихы турында сөйләячәкләр. Аутентик скрипка көйләре, халык җырлары һәм Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Шамил Шәрифуллин кебек татар классик композиторларының әсәрләре яңгыраячак.

Башкаручылар: С.Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге солисты Азат Нургаянов (скрипка), халыкара конкурслар лауреатлары Алинә Фәйзуллина (скрипка), Наилә Абдуллина (скрипка), Наил Абдуллин (виолончель), Светлана Христофорова (аккордеон), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Л.М.Добрычева һәм Ф.Г.Цугуй сыйныфлары укучылары, «Сидорель» ансамбле. Солистлар - халыкара конкурслар лауреатлары Карина Нәҗипова (скрипка) һәм Гөлнара Мәрданова (виолончель). Сәнгать җитәкчесе -Алсу Баталова. Концертмейстерлар - Виталий Сидоркин, Марина Соколовская, Оксана Курская.

Проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе - Казан пианисткасы, продюсеры һәм җәмәгать эшлеклесе Гүзәл Әбелханова. Керү ирекле.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.

me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх