На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Үзәк Россиядә һәм Идел Буе төбәкләрендә беренче салкыннар көтелә

Пәнҗешәмбе Кострома өлкәсендә һәм Идел Буе төбәкләрендә быелгы көзнең -2 градуска кадәр беренче төнге салкыннары фаразлана. Себердә термометр баганасы -5 градуска кадәр төшәчәк. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткән.

«Чын көзге һава торышы билгеләре инде бик якын – иртәгә Кострома өлкәсендә -2 градуска кадәр салкыннар көтелә.

Идел буе федераль округының күп кенә төбәкләрендә исә салкын һава торышы иртәгәгә генә түгел, озаграк вакытка фаразлана», - ди Вильфанд.

Аның сүзләренчә, 5 һәм 6 сентябрьдә төнлә Түбән Новгород өлкәсендә, Удмуртиядә һәм Татарстанда -1 градуска кадәр салкыннар көтелә. Башкортстанда, Самара өлкәсендә һәм Пермь краенда һава температурасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

Синоптик хәбәр иткәнчә, төнге салкыннар Себернең көньягында да көтелә: Иркутск өлкәсендә -3 градуска кадәр, ә Омск өлкәсендә -5 градуска кадәр суыта.

Ссылка на первоисточник
наверх