Бүген «Ярдәм» Гомуммилли хәйрия фонды чатырында Президент грантлары фонды тарафыннан хупланылган «Күңел белән күрәм һәм ишетәм» проектын 2025-2026 елларда гамәлгә ашыруга багышланган матбугат җыелышы узды.
«Ярдәм» фондының күрү сәләте чикләнгән кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру, адаптацияләү проекты 2025 елның икенче конкурсында җиңү яулап, ун миллион сумнан артык ярдәм алган.
Бу хакта бүген матбугат очрашуында сөйләделәр.«Ярдәм» фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры, «Күңел белән күрәм һәм ишетәм» проекты авторы һәм җитәкчесе Мәликә Гыйлметдинова әлеге проектының хәзерге вакытта гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
«Әлеге грант күрмәүчеләр өчен эшләнелде, монда Россиянең төрле төбәкләреннән начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр җыела. Проектның төп максаты авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү, алар җәмгыятьтә үзләрен уңайлы хис итсен өчен мөмкинлекләр тудыру. Әлеге юнәлештә алар төрле курслар уза, үзләрен физик яктан да, рухи яктан да үстерәләр», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фәнис Мингәрәев «Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә эшли. Ул үзе дә алты яшеннән үк күрү сәләтен югалткан, ул әлеге проект турында тулырак сөйләде.
«Без күрмәүче һәм күзләре начар күрүче шәкертләрне укыту мөмкинлеге табабыз. Алар биредә ай буена яшәп, гыйлем туплап, тулысынча тернәкләнеп китәләр. Аларның юл чыгымнары да, яшәве, туклануы да фонд тарафыннан түләнелә. Теләүчеләр биредә дини гыйлем дә ала, безнең тернәкләнү үзәгендә Коръәннәр дә бастырыла, аларны башка кирәкле китаплар белән дә, Коръәннәр белән дә тәэмин итәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Ярдәм» мәчетенең проектлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Миңнуллина агымдагы елда барлыгы 245 сәламәтлеге чикле кешегә ярдәм күрсәтеләчәген билгеләп үтте.
«Проектны булдыру планы 2026 ел ахырына кадәр каралган, әлеге дәвер эчендә без 245 сәламәтлеге чикле кеше өчен 7 курс уздырачакбыз. Моның өчен фондка ун миллион сумнан артык акча бүленеп бирелде. Проект масштаблы, ул төрле чараларны колачлый. Бер курс бер ай дәвам итә, әлеге вакыт аралыгында без бик бай программа оештырабыз, төрле музейларда, театрларда булабыз», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Шулай ук бездә күрмәүчеләр өчен Луи Брайль системасы буенча махсус китаплар бастырыла. Әлеге китаплар уникаль, аларны башка бер җирдә дә табып булмый. Курслар тәмамлангач, безгә килүчеләр аларны бушка ала», – дип искәртте Алсу Миңнуллина.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии