13 апрельдә 14.30 сәгатьтә «Идел» татар җырлары халык ансамбле концерты һәм никах белән алкогольсез туй фестивале була. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итә.
Программада «Идел» ансамбле концерты, хәләл-маркет һәм хәләл-фудкорт, бәйрәм һәм туй күлмәкләре модасы, никах белән алкогольсез туй оештыру буенча белгечләр чыгышы, яшьләр еш бирә торган сорауларга имам җабавы, туй йолалары һәм традицияләре, «SHOW TODAY» - интеллектуаль күңел ачу тамашасы кергән.
Чарага керү өчен дресс-код – ак-кара төстәге кием белән килү сорала. Күрү түләүсез, әмма теркәлү узарга кирәк.
Свежие комментарии