На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Актаныш районы башлыгы укучыларга паспортлар тапшырды

Актанышның 1нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Замирә Галиева бүген кулына шәхесне раслаучы төп документ алгач, куанычын яшерми. «Паспорт алгач, үземне Россиянең чын гражданы итеп хис иттем», – ди кыз. 12 июнь, Россия көне алдыннан, районның тантаналар залына Замирә әнисе Зилә, әтисе Илнур белән килгән.

Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Замирә һәм аның әти-әнисе кебек Актаныш районының тагын 15 егет һәм кызы, аларның якыннары дулкынландыргыч мизгелләр кичерде.

Шәхесне раслаучы төп документны укучыларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, махсус хәрби операция һәм Чечня сугышы ветераны Илсур Зәкиев, РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Мингазов, район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева тапшырды.

Күренекле шәхесләрнең изге теләкләре балаларга киләчәккә наказ булып яңгырады. Ленар Зарипов яшьләргә туган илебезнең Россия, Татарстан, кече Ватаныбыз - Актаныш районының лаеклы шәхесләре булып өлгереп җитүләрен теләде.

Илсур Зәкиев балаларга паспорт алгач, хокукларыгыз белән бурычларыгызның да артуын искәртте, илебезнең яшь гражданнарына багышлап үзе язган шигырен укыды. Гөлфинә Мөхәммәдиева ЗАГС бүлеге тарафыннан үткәрелә торган башка бәйрәмнәрдә дә катнашырга язсын дигән фикерен җиткерде.

Тантаналы чараны «Бердәм Россия» партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенең башкарма сәркатибе Зәһинә Исламова белән «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Рәмис Хәсәнов алып барды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның иҗат коллективы патриотик рухтагы чыгышлары белән тантаналы чарага тагы да бер ямь өстәде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх