На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Эльвира Величутина (Вишневская)
    Что за фигня?Татарстан синопти...
  • Evgenija Palette
    Сколько можно говорить... ПОШЛИ НА "Х"... Говорите на Государственном языке... А не на своем ОДНОСЛОЖНОМ НАРЕЧИИ...Кукмара кешесе хә...
  • spoli
    А можно по русскиӘлмәтнең балалар ...

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Зәй волонтерларына автоклав бүләк итте

Зәйдә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайтучылар белән очрашуда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов та катнашты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Икенче Бөгелдедә яшәүче Татьяна Миронова махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар, салатлар, боткалар әзерли.

Хәзер аңа яңа автоклавта бу эшләрне башкару күпкә җиңел булачак, анда консервалар да әзерләргә була.

«Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча зур эш башкаралар. Сездән бик күп гуманитар конвой озатылды, район башлыгы Разиф Галиевич үзе күп мәртәбә гуманитар ярдәмне озата барды. Тарихи Ватаным, чыгышым белән мин Зәй районының Федоровка авылыннан. Хәрбиләргә даими ярдәм итеп килүче туганым Валентин Атласов волонтерларга ярдәм кирәк булуы турында тәкъдим белән чыккач, әлбәттә, читтә кала алмадым. Татьяна Вячеславовна улларын чын ир-егетләр итеп тәрбияләп үстергән. Аның алдында башыбызны иеп, рәхмәт әйтәбез», — диде чыгышында Николай Михайлович.

Депутат автоклав белән бергә Татьяна Мироновага коры ашларны тутыру өчен пакетлар һәм аларны ябу өчен зажимнар да бүләк итте. Бүләкләрне алар район башлыгы Разиф Кәримов, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов белән бергә тапшырдылар.

Татьяна Вячеславовнаның депутаттан ашлар әзерләүдә зур ярдәмче булачак шундый заманча бүләк алу шатлыгыннан күзләре яшьләнде.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх