
Узган атна ахырында Түбән Каманың «Урман» паркы территориясен җыештырырга йөзләгән студент чыкты. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Өмә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин инициативасы белән оештырылды. Чарада катнашкан урта һәм югары уку йортлары укучылары, укытучылары белән берлектә коры яфракларны, җәй буена җыелган чүп-чарны (пластик калдыклар, пакетлар, кәгазьләр) җыйды, аннары аларны махсус капчыкларга тутырып, тракторга төяделәр.
Парк территориясен ел саен яз һәм көз айларында тәртипкә китерәләр. Чөнки анда һәрвакыт кеше күп була. Мондый акцияләр укучыларны әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии