Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов ансамбльнең төп бурычы турында сөйләде.
«Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасы – репетиция базасы булып тора. Дәүләт ансамбленә сәхнә мәйданчыгы нәрсәгә? Безнең бурыч – дөнья буйлап гастрольләрдә йөрү, милли сәнгатьне пропагандалау.
Гадәттә, ике состав була. Берсе – монда даими рәвештә залларда чыгыш ясый, икенче состав гастрольләргә чыгып китә. Ләкин без алай бүленеп йөрмибез диярлек, концерт эшчәнлегенә басым ясыйбыз. Гастрольләргә күп чыгабыз. Соңгы арада район һәм авыл мәдәният йортларында күп йөрибез, күп еллар элек башланган традицияне дәвам итәбез», - дип аңлатты ул журналистлар белән очрашуда.Ул билетларның хакы да йөз сумнан алып өч меңгә кадәр куелуын әйтте. «Бу төрле социаль катлам кешесе безнең концертны килеп карый алсын өчен эшләнә. Аеруча авылда яшәүче халыкның концертны карый алуы мөһим. Чөнки без барыбыз да авыллардан, тамырларыбызны онытырга тиеш түгелбез. Безгә килгән кадрлар да авылларда туып үскән. Концерт-гастроль эшчәнлеге сәясәтенә килгәндә (ә алар мәктәп сәхнәләреннән алып, опера театрларына кадәр), төрле сәхнәләрдә чыгыш ясау безне һич куркытмый. Без универсаль булырга тырышабыз», - диде ул.
«Әлбәттә, мәктәп һәм гимназияләрдә чыгыш ясавы җиңел түгел. Без аларга баргач, мөнәсәбәт үзгәрә. Мәхәббәт, дуслык барлыкка килә. Бу – безнең киләчәк. Монда генетик код уяна һәм концерт ахырында инде барлык кешеләр дә кушылып җырлый. Тагын киләсезме, дип сорый башлыйлар. Бер мәктәпкә хәтта дүрт тапкыр барганыбыз булды», - диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе.
Айрат Хәмитов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасы турында да фикерен әйтте. «Мин ул бинаның музыкаль үзәк булуына каршы түгел. Безнең ансамбль анда концертлар бирә ала, мюзикллар да куя ала. Мәдәният министры Ирада Хафизҗановна безгә Камал театры бинасында чыгыш ясау бурычын куйды, ул театр планына акрынлап кертелер. Безнең ансамбльнең исеме һәркемнең тел очында тора, безне беләләр», - диде ул.
Свежие комментарии