Әлмәт җирлегендә дә күптән түгел күңелсез хәл килеп чыкты. «Кичүчат» хуҗалыгы фермасында бер танада котыру авыруы ачыкланды. Әлеге тана Пермь якларыннан кайтартылган булган. Терлекнең вакциналар ясалуы турындагы документы да булган. Әлбәттә, бу уңайдан Әлмәт ветеринария берләшмәсе карамагында оператив чаралар күрелә.
Авыру мал юк ителеп, хуҗалыктагы калган барлык терлекләргә дә вакцина ясадылар. Бу хакта «Әлмәт таңнары»нда Резедә Исмәгыйлева яза.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча, әлеге территориядә һәм якын-тирә биләмәләрдә 60 көнгә карантин кертелде. Әлмәт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов аңлатуынча, карантин кертелгән территориядә терлекләрне дәвалау, ит сату, итне һәм эшкәртелмәгән тирене алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү, авыру терлекләрне чалу, кыргый хайваннарны тоту тыела.
Шуны да билгеләп китәргә кирәк, малларга әлеге авыру күп очракта төлкеләрдән йога. Шуңа күрә дә бу уңайдан профилактика чараларын вакытында куллану зарур. Иң нәтиҗәле чара - авыруларга каршы вакытында вакцина ясату.
Чит өлкәләрдән мал-туар ташучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, чөнки терлек белән йогышлы авырулар да кайтырга мөмкин. Мал-туар, кош-корт асраучы әлмәтлеләрне белгечләр тагын бер кат кисәтә.
« Мал сатып алырга планлаштырганда бу эшне Әлмәт ветеринария берләшмәсе белән килешенеп, әлеге уңайдан булган барлык кагыйдәләрне үтәп кенә тормышка ашырырга кирәк», - дип белдерә белгечләр.
Свежие комментарии