На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Ханты-Манси округыннан Раушания Исхакова: Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган, әлеге вакытта Ханты-Манси округында яшәүче билгеле җәмәгать эшлеклесе Раушания Исхакова «Изге Болгар җыены — 2025» хакында фикерләре белән уртаклашты. Ул монда Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре белән килгән иде.

«Изге Болгар җыены — халык өчен мөһим бәйрәм.

Монда төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән мөселманнар күрешә, ихлас аралаша. Бу Изге Болгар җирләренә берничә тапкыр килгәнем бар. Соңгы елларда — өч ел рәттән килдем. Кайбер елларда берничә тапкыр да килергә мөмкинчелек була. Чөнки мин Бөтендөнья татар конгрессы белән дә эшлим. Туган яктан читтә яшәсәм дә, милләтемне — татарлыгымны онытмыйм. Яшьләр, балалар һәм оныклар өчен дә үз телебезне, матур гореф-гадәтләребезне исләренә төшереп торырга тырышабыз», — диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш чарага катнашуына шатлануын җиткерде һәм рәхмәтләрен белдерде. «Быел да бирегә килүем бик шатлыклы булды. Электән белгән дусларым белән очраштым һәм яңалары белән күрештем. Елдан-ел халык саны монда артып тора. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә һәм Диния нәзарәтенә рәхмәтләремне белдерәм. Алдагы елларда да җыен шулай югары дәрәҗәдә узсын, дигән изге теләкләрдә калам», — ди ул.

  • Раушания Исхакова — җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнгән. Иҗаты даими рәвештә вакытлы матбугатта басылып тора.

 

Ссылка на первоисточник
наверх