На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Фатих Кәрим премиясе иясе Рамил Гали: Һәйкәл ачылуга шатмын

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан фронтовик язучы һәм шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы булды. Биредә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотографы, ТР ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Фотграфлар берлегенең элеккеге рәисе Рамил Гали да Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты буларак фикерләре белән уртаклашты.

«Мин бу премияне бик яшь фотограф килеш алдым. Әлбәттә, фотожурналист буларак бик күп әдипләребезне фотолар аша тарих битләренә теркәргә туры килде. Шуннан соң ватанпәрвәрлек рухындагы чараларны күп төшердем. Миңа, яшь фотографка – 30 ел чамасы элек шундый премия бирелгәч, хәтта аптырап киткәнем хәтердә. Хәзергесе көнне дә пиджагыма шушы медальне тагып йөрим. Бүгенге көндә бөек фронтовик язучы Фатих Кәримгә һәйкәл ачылуына шатмын. Мондый дәрәҗәле премия лауреаты булу – олы җаваплылык һәм горурлык» – дип сөйләде ул.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ исә Фатих Кәрим иҗатындагы ватанпәрвәрлек темасына зур өлеш бирелүен билгеләде.

«Искиткеч тәэсирләр калдырган, күптән көтелгән вакыйга бу. Мин шуны әйтергә телим, Фатих Кәрим кебек данлыклы шагыйрь һәм офицерга һәйкәл күптәннән булырга тиеш иде. Беркайчан да соңга калу ярамый! Туган ил, туган тел өчен зур өлеш керткән батырлар даны мәңгелек. Каһарман язучыларыбыз безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк. Күреп торабыз: балалар да, яшьләр дә катнаша монда – соклангыч яхшы күренеш бу! Чөнки киләчәк өчен кирәк бу гамәлләр. Фатих Кәрим шигъриятендә – туган илнең, туган телнең искиткеч зур тантанасы. Билгели ки, матурлык белән бергә батырлыгы да чагыла», – дип ассызыклады ул.

Чара барышында шулай ук Фатих Кәрим сүзләренә язылган «Награда храброму» (Эльмир Низамов көе) җыры яңгырады. Аны ТР халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Тантана һәйкәлгә чәчәкләр салу белән дәвам итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх