На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Путин Гражданлык һәм чит ил кешеләрен теркәү мәсьәләләре хезмәтен булдырды

РФ Президенты Владимир Путин Эчке эшләр министрлыгы составында Гражданлык һәм чит ил кешеләрен теркәү мәсьәләләре хезмәтен оештыру турында карар чыгарды. Кремль сайтында урнаштырылган Президент указында шулай диелә.

«Миграция өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү максатында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе базасында Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре хезмәтен оештырырга карар бирәм», - диелә документта.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, Генераль прокурор урынбасары Андрей Кикоть эчке эшләр министрының беренче урынбасары һәм ведомствода Чит ил кешеләрен теркәү хезмәте башлыгы итеп билгеләнгән.

Ссылка на первоисточник
наверх