На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Владимир Путин дөнья икътисадына цивилизацияле характер бирү кирәклеген әйтте

БРИКС илләрен берләштерүнең төп бурычларының берсе – дөнья икътисадындагы үзгәрешләргә цивилизацияле характер бирү. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС+» форматындагы пленар утырышында белдерде.

«Хәзер дөнья икътисадындагы вәзгыять табигый рәвештә үзгәрә.

Мин моны барлык илләргә дә җиткерергә һәм ассызыкларга телим. Әлеге котылгысыз үзгәрешләргә һәм трансформацияләргә цивилизацияле характер бирү кирәк. Бу – безнең уртак бурыч. Менә без тыныч кына БРИКС кысаларында әлеге эш белән шөгыльләнәбез. Һәм безнең уртак процесска кушылырга теләгән башка илләр белән дә рәхәтләнеп эшләячәкбез», – диде Владимир Путин.

Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх