Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле композитор Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Музыкаль спектакль 2025 елның 9 гыйнварында көтелә.
«Бу спектакль - 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы.
Премьера М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.«Җиде мәрҗән. Халык хәтере» - ул кешелек кыйммәтләре, үзеңне эзләү һәм гаиләнең һәркем тормышында әһәмияте турындагы тарих. Без аны үзгә формада тәкъдим итәргә, яшьләр теле белән күрсәтергә телибез. Заманча куелыш аша тамашачыга дөньяви ыгы-зыгыда үз-үзеңне югалтмауның мөһимлеген җиткерә алырбыз дип уйлыйбыз», – дип саный ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Сюжет буенча, төп герой Рамай, карьера амбицияләре белән мавыгып, үткән һәм бүгенге көн белән элемтәсен югалта, шул сәбәпле үз гаиләсен җимерә. Ләкин язмыш аңа барысын да кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Өметсезлеккә бирелгән чагында Рамайның каршында үз эченә ата-баба зирәклеген алган сакраль энҗеләргә юл ачыла.
Җиде энҗе риваяте белән илһамланып, Рамай үз дөньясына «сәяхәткә чыга». Юлының һәр этабы сынаулар белән үрелеп бара. Борынгы заманның зирәк остазлары һәм образлары аңа чын хәзинәләрнең йөрәктә яшерелгәнлеген аңлатып, югалткан бәхетен табарга ярдәм итә. Рамайның формалашуы сюжет аша гына түгел, бию аша да күзәтеләчәк. Спектакль барышында заманча хореография милли башлангычына «әйләнеп кайтканчы» алышынып барачак.
Мюзиклны яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Башкала тамашачысына алар Казан циркының «Азия кайтавазы» тамашасы буенча таныш.
Концертның икенче бүлеге спектакльнең төп фикеренең дәвамы булачак. Тамашачылар иң якты милли хореографик номерларны күрәчәк һәм ансамбльнең алтын фондыннан моңлы озын җырларны ишетәчәк. Профессиональ артистлар чыгышына ансамбль каршында эшләүче балалар вокаль-хореография студиясе дә кушылачак.
Премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республика шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтер дип планлаштырыла.
Свежие комментарии