На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Түбән Кама көллиятендә янгын иминлеге буенча белгечләр әзерлиләр

Ижевск финанс-юридик көллиятенең Түбән Кама филиалы базасында өченче ел рәттән янгынга каршы хезмәт кадрлары әзерләнә. Яңа уку елында «Янгын иминлеге» белгечлеге буенча тагын 12 егет һәм кыз курсант булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Безнең отряд менә инде 55 ел Түбән Кама сәнәгать комплексының, илебезнең нефть эшкәртү флагманының, янгын иминлеге сагында тора.

Тормышларын янгын сүндерү һәм аларга каршы көрәшкә багышларга теләүчеләргә без гамәлдәге янгын сүндерү-коткару частьләрендә эшкә урнашуны тәкъдим итәргә әзер. Лаеклы белгечләр булыгыз һәм безнең янгын сүндерүчеләр сафына басыгыз!», - дип мөрәҗәгать итте студентларга Федераль янгынга каршы хезмәтнең Татарстан буенча килешү бүлекчәләре Түбән Кама филиалы отрядының оештыру, әзерләү һәм янгын сүндерү бүлеге башлыгы Анатолий Кондовой.

Көллияткә яңа килүчеләр кызгылт сары төстәге беренче погоннарын алды. Дүрт елга якын укыган курсантлар строй әзерлеген үзләштерә, янгын сүндерү буенча теоретик белем һәм практик күнекмәләр ала, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә һәм транспорт чаралары белән идарә итәргә өйрәнә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх