На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Марат Хөснуллин: М12 юлы буенча сәфәрләр саны 15 миллионга җитте

2023 елның 21 декабрендә ачылган М12 «Көнчыгыш» түләүле юлы буенча сәфәрләр саны 15 миллионга җиткән. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Телеграм-каналында хәбәр итте.

« машина йөртүчеләр Мәскәү белән Казан арасындагы М12 юлының ачык участогыннан актив файдалануларын дәвам итә. Хәрәкәт ачылганнан бирле ул участоктан 15 млн тапкыр узганнар», - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Хөснуллин сүзләренчә, бу магистральгә ихтыяҗ булуын тагын бер кат исбатлый, ә аны Екатеринбургка кадәр һәм алга таба көнчыгышка озайту төбәкләр үсешенә яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Вице-премьер шулай ук трасса төзелеше дәвам итүен һәм Дүртөйле-Әчит юлы озынайтылачагын билгеләп үтте.

  • М12 «Көнчыгыш» федераль юлы тугыз төбәк, шул исәптән Татарстан территориясе аша уза. Мәскәүдән Төмәнгә кадәр магистральнең гомуми озынлыгы якынча 1961 километр тәшкил итәргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә видеоэлемтә аша Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы юл участогын ачты. М12 төзелеше «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.

 

Ссылка на первоисточник
наверх