На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Россия рэперы Dino MC47 хәрби госпитальдә «Аерылмагыз» җырын башкарды

Россия рэперы Dino MC47 хәрби госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучылар алдында чыгыш ясады. Ул башкарган «Аерылмагыз» җырының видеосы социаль челтәрләрдә чыкты.

Элегрәк Татарстанның халык артисты Винера Ганиева белән берлектә яздырылган трек Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырылган чарада тәкъдим ителгән иде.

Җыр хәрби хәрәкәтләр зонасындагы солдатларга һәм хәрбиләрнең фронттан әйләнеп кайтуын көткән кешеләргә багышланган. Рэпер үзе билгеләп үткәнчә, «Аерылмагыз» җыры анага, Ватанга һәм туган йортка мәхәббәт белән сугарылган.

Ссылка на первоисточник
наверх