На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Кораллы көчләр белән контракт төзүче легаль булмаган мигрантлар депортацияләнми - указ

Россиядә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән легаль булмаган чит ил кешеләрен депортацияләмәячәкләр. Ил Президенты Владимир Путин указы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

«РФ Кораллы көчләрендә яки хәрби формированиеләрдә хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән чит ил гражданнарына карата элек кабул ителгән депортация, реадмиссия турындагы карарлар гамәлдән чыгарыла», - диелә документта.

Әмма әлеге чара Россиянең илкүләм иминлегенә куркыныч тудыручы чит ил кешеләренә, шул исәптән конституцион төзелеш нигезләрен көч кулланып үзгәртү өчен чыгыш ясаучыларга кагылмаячак. Моннан тыш, указ шулай ук террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүче яки катнашучы, җәмәгать тәртибен бозарга маташучы затларга кагылмый.

Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Ссылка на первоисточник
наверх