Башкортстанда чыгучы «Өмет» газетасында Лиана Ханмурзинаның «Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшен каршылый» дигән язмасы чыкты.
«Чакмагыш районының Сыйрышбаш авылында игелекле гомер йомгагын сүтүче олы хөрмәткә ия Бөек ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, күкрәккә тагыла торган «Башкортстан республикасы Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен» билгесе иясе, «Алга» кооператив колхозының атказанган колхозчысы Мират Локманов бер гасырлык күркәм юбилеен билгели.
Хөрмәтле ветеран булдыклы авыл эшчәннәре гаиләсендә 1925 елның 20 сентябрендә дөньяга килгән. Күп замандашлары кебек үк, киләчәккә корган якты планнарын челпәрәмә китергән Бөек Ватан сугышы башланганда уналтысы да тулмаган Миратка тиз арада егетлек кырына керергә туры килә.
Тәүге айлардан ук илебезне явыз дошманнардан саклау хакына аяусыз көрәшкә юнәлгән әтисен, абыйларын һәм башка өлкәнрәк авылдашларын алмаштырып, яшьтәшләре белән бергәләп алар авыл өлкәннәре, хатын-кызлар белән беррәттән колхоз эшләренә җигелә, Җиңү таңын якынайту хакына көн-төн ял белми эшли.1943 елның 2 февралендә ул чакта унҗиде яшен генә тутырган Миратка да хәрби хезмәткә повестка килә. Ил алдындагы изге бурычын үтәргә күп яшьтәшләре белән беррәттән юнәлгән егет иң элек Оренбург янәшәсендә 53нче аерым укчылар полкында 6 айлык хәрби әзерлек курсларын үтә. Сентябрь аенда 164нче мотоукчылар батальоны яугире буларак, Икенче Украина фронты составында явыз дошманнарга каршы көрәшкә кушыла.
Тәүге чирканчыкны мотоукчы Локманов Житомир шәһәрен азат итү өчен барган көрәшләрдә ала. Танк гаскәрләренә беркетелгән мотоукчылар подразделениесе бер-бер артлы илебез шәһәрләре һәм авылларын дошман коллыгыннан азат итә-итә көнбатышка җиңүле адымнар ясый. Умань шәһәре янындагы тиңдәшсез алышта яраланып, Белая Церковь шәһәрендә хәрби госпитальдә аякка басып, үзләренең бүлекчәсенә әйләнеп кайтта.
Җиңү таңын, Польшаның Краков шәһәрен азат иткәндә яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң тернәкләнеп килүче яугир буларак, склад каравыллауны башкарган хәрби частьтә каршылый.
Аннан соң аларның частен Ерак Көнчыгышка күчерәләр. Биредә ул япон милитаристларын тез чүктерүдәге алышларда да үзен чын патриот, кыю яугир итеп таныта.1945 елның декабрендә демобилизацияләнгән ут-сулар кичкән яугиргә 20 генә яшь булса да, киң күкрәген изге яуларда кан коеп яулаган медальләр бизи, кыюлыгы шулай ук Югары Башкомандующий И.В. Сталинның берничә Рәхмәт хаты белән дә билгеләнә.
Бүген аны олуг юбилее белән район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев котлап, изге теләкләрен җиткергән. Хөрмәтле ветеранга Россия Президенты В. Путинның Котлау хаты тапшырылды».
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии