На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Татарстанда «Алтын битлек»кә бердәнбер номинациядә бер спектакль дәгъва кыла

2023-2024 еллар сезонында Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясенә Татарстаннан бер генә спектакль дәгъва кыла.

В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының «Гамлет» спектакле «Иң яхшы ир-ат роле. Драма театры» категориясендә тәкъдим ителгән. Бүләкне Клавдий ролен башкарган Илья Славутский дәгъвалый.

Премияне дәгъвалаучылардан барлыгы 734 гариза килгән, шуларның 567сенә катнашу хокукы бирелгән. Өч номинациядә («Иң яхшы дирижер эше. Оперетта/мюзикл», «Иң яхшы ир-ат роле. Оперетта/мюзикл» һәм «Иң яхшы дирижер эше. Балет») җиңүгә дәгъва кылучылар күрсәтелмәгән.

Шул ук вакытта, узган сезонда Татарстан театрлары берьюлы алты «Алтын битлек» яулаган иде. Камал театрында куелган «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле – ике, «Әкият» Курчак театрының «Авиатор» спектакле өч бүләк алды. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакле махсус призга лаек булды.

«Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы быелның җәендә Казанда – Г.Камал театрының яңа бинасында узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх