На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...
  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...

Кайбыч районы Кече Мәме авылында Россия Герое Владимир Козин истәлегенә сын ачылды

Кайбыч районы Кече Мәме авылында махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Россия Герое Владимир Николаевич Козинның якты истәлегенә тантаналы төстә сын ачылды. Бу хакта «Кайбыч таңнары» сайтында Мингазиз Сөнгатуллин яза.

Шул уңайдан үткәрелгән митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариятының бүлек җитәкчесе Илсур Гатиятуллин, «ТР буенча десантчылар берлеге» төбәкара җәмәгать оешмасының җирле бүлеге рәисе Юрий Суворов, геройның гаиләсе, әнисе, авылдашлары катнашты.

Митингта Альберт Рәхмәтуллин, Фәнил Баһаветдинов, Елена Алексеева, Юрий Суворов чыгыш ясады. Бюст ачылганнан соң, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Геройны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Җитәкчеләр, митингта катнашучылар Владимир Козин сынына чәчәкләр куйды.

Митинг барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Кече Мәме авылы егете Николай Анатольевич Токсаровның абыйсы Андрей Токсаровка энесенең «Батырлык» орденын тапшырды.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх