На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Казанда Казахстан мәдәният эшлеклеләренә багышланган күргәзмә ачылды

Бүген, 7 ноябрьдә, Казан Кремлендәге күргәзмәләр залында Казахстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган «Бөтен кешелекне туганың кебек ярат...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә музей-тыюлык фондларында сакланучы 80нән артык экспонат белән танышырга мөмкин, алар арасында язучыларның шәхси әйберләре, борынгы басмалар һәм киемнәр бар.

Проект Казахстан Республикасының Абай өлкәсендәге Мәдәният көннәре кысаларында «Жидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы тарафыннан әзерләнгән.

Экспозицияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстанның Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев та карады.

«Абай өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү максатыннан берничә мәдәни чара әзерләнде, алар хәзерге вакытта биредә, Казанда уза. Без симфоник оркестр концерты, китап күргәзмәсе, халык ансамбле концерты, казах теленә өйрәтү буенча мастер-класс кебек берничә чара планлаштырдык», - диде Абай өлкәсе Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Толкын Берикбекова «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх