На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...
  • Андрей Зарубкин
    Разве татары в России не знают русский язык?Ләйлә Фазлыева Та...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Рөстәм Миңнеханов...

Ризәлә Исмәгыйлева: «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты - тарихи бер мизгел

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Тәртип радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты булып узды.

«Кабатланмас моңнар» циклы 2023 елда башланып китте, быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Гомумән алганда, шушы ике елда «Тәртип» радиосы барлыгы 9 концерт уздырган.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» хәбәрчесенә әлеге чара турында сөйләп китте.

«Бу бәйрәм - гади тамаша гына түгел, ә үткәндәге, иң яхшы әйберләрне - тарихны, мәдәниятне, җырны әкрен генә, тамчылап бүгенге көн яшьләренә җиткерү. «Кабатланмас моңнар» концертын беренче үткәрүгә үк, аның бик кирәкле икәнен аңладык, чөнки без биредә өлкән һәм яшь буын җырчыларын күрештерәбез. Өлкәнрәк җырчылар үзләренең тәҗрибәсе белән бүлешә, файдалы киңәшләрен бирә. Яшьләр исә алардан нәни балалар кызыксынып әкият тыңлаган кебек, сүзләренә колак салалар, аралашалар, истәлеккә фотога төшәләр. Бу концерт - тарихи бер мизгел», - диде ул.

Ризәлә Исмәгыйлова сүзләренчә, радиога тамашаның исеменә кагылышлы күп сораулар килгән. Шуңа күрә, концертның исеме үзгәртелергә дә мөмкин.

«Моң» төшенчәсенә бик күп тәрҗемәләр эзлиләр. Миңа калса, татарның хәзинәсе ул - моң. Аңа тияргә, аны тәрҗемә итәргә ярамый. Моң ул бит иман шикелле, аны тотып карап булмый, сизеп кенә була. Бу төшенчә алдагы көннәрдә дә серле булып, ачылмаган килеш калсын иде. Ә без исә, аны концертларда матур җырлар аша аңлатырбыз» ,- дип билгеләде Ризәлә Исмәгыйлева

Чара күренекле шәхесләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Төрле тематикага караган җырлар яңгырады. Оештыручыларга ярдәм йөзеннән радио тыңлаучылары хәтта винил тәлинкәләр тапшырганнар.

Аларны шушы чарада тамашачыларга да тыңлаттылар.

Бәйрәмнең төп хедлайнеры Татарстанның халык артисты Гәбделфәт Сафин иде.

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә «Тәртип» радиосына карата булган мөнәсәбәтен әйтеп узды.

«Тәртип» радиосының исеме җисеменә туры килә. Ул чыннан да бөтен яклап тәртипле. Гомер-гомергә безнең татар халкы башка милләтләрдән шушы сыйфаты белән аерыла. Бу радиода «Татар тәртипсез була алмый» , - дип еш кына кабатлыйлар. Тормыш булгач, без аның тәртипсезлекләрен дә, уңай якларын да күрәбез. Бары тик уңай якларына кыйбла тотсак иде, ә «Тәртип» радиосы бүгенге көндә шушы вазыйфаны башкара. Беренчедән, ул - безнең тамырларыбыз, җырларыбыз. Икенчедән, татар халкы беркайчан да үзенең диненнән аерылмаган, шуңа дин һәм сәнгать гел үрелеп бардылар, – диде ул.

«Кабатланмас моңнар» концертының режиссеры Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов әлеге чарада «моң» сүзенә аңлатма эзләүләрен билгеләп үтте.

«Карл Фукс Казанга килгәч, татар җырларының беренче ике юлы табигать күренешләре турында булса, өченче-дүртенче юллары кешенең тормыш халәте, эчке хис-кичерешләренә багышланган, дигән. Шуннан соң мин татар халык җырларын күзәтә башладым, моның чыннан да шулай икәнлегенә инандым. Бу концертта без Ризәлә апа белән шәһәр һәм авыл моңы турында фикер алышабыз. Моң хәзер дә бар, ул гел үзгәреп тора» , - дип искәртте режиссер.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх