На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мишустин Миңнехановны Россия көне белән котлады

РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады.

«Бу бәйрәм бәйсезлек, халык бердәмлеге, теләктәшлек һәм патриотлыкны символлаштыра», — дип яза Мишустин котлау телеграммасында.

Россия – ул меңьеллык тарихы, уникаль мәдәни мирасы һәм күп гасырлык традицияләре булган бөек ил, дип билгеләп үтә ул. Туган илебезнең киләчәге безнең һәрберебезгә, безнең гражданлык җаваплылыгыбызга, Ватаныбызның үсешенә һәм чәчәк атуына өлеш кертергә омтылуыбызга турыдан-туры бәйле, дип ассызыклый Мишустин.

«Бергәләп без Ватанның куәтен саклаячакбыз һәм арттырачакбыз, суверенитет һәм милли иминлекне ныгытачакбыз, миллионлаган кешенең бәйсезлеген һәм иминлеген яклаячакбыз, дип ышанам», — дип яза Россия Хөкүмәте башлыгы.

Ахырдан ул Миңнеханов һәм аның якыннарына ил файдасына башкарган эшләрендә уңышлар, бәхет һәм нык сәламәтлек тели.

Ссылка на первоисточник
наверх