На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Крашенинников
    Прошу публиковать в моей ленте материалы только на русском языке.Миңнеханов Патруш...
  • РА М
    Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин поздравил в своем Telegram-канале Государственного советника РТ, п...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • valeri bolgov
    Может я что-то пропустил, но когда татарский язык стал в России основным?Майкоп шәһәрендә ...

Татарстан Журналистлар берлегендә журналист Дания Гайнетдинованы искә алачаклар

31 гыйнварда 14:00 сәгатьтә Татарстан Журналистлар берлегендә журналист, язучы һәм рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу – «Гомер чишмәсе» дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның «Күкләр белән сөйләшү» исемле фотокүргәзмәсен ачу булачак.

«Кичәдә язучылар, журналистлар, рәссамнар һәм Дания Гайнетдинованың «Татарстан» радиосындагы хезмәттәшләре, Теләче районы якташлары катнашачак.

Чарада Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садретдинов (Раил Садри).

  • Искә алу – иҗат кичәсенең идея авторы «Журналистика музее» җитәкчесе Ралия Фәтхетдинова. Сценарий авторы – Раил Садри.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх