Чүп контейнерларына төзелеш чүп-чарын, батарея һәм аккумуляторларны, зур күләмле көнкүреш техникасын, компьютер, иске шиннар, мебель һәм макулатураны ташларга ярамый. «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Европа юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Евгений Корнеев бу сорауга ачыклык кертте.
Кеше әлеге таләпне бозса, Административ хокук бозулар кодексының 8.
2 маддәсе буенча аны 2-3 мең сум штраф көтә, дип искәртте эксперт.Юрист аңлатканча, төзелеш эшләреннән калган чүп-чар каты коммуналь калдыкларга керми. Алар I-IV класс куркынычтагы калдык санала, шуңа күрә аларны илтеп түгәргә кирәк. Моның өчен гражданин шундый чүп-чарны транспортлауга лицензиясе булган оешма (ИП) белән килешү төзергә тиеш.
Батарея һәм аккумуляторларга килгәндә, аларда цинк, кургаш һәм кадмий бар. Бу матдәләр, таркалган вакытта, суны һәм туфракны агулый ала.
Зур күләмле көнкүреш техникасы, компьютерлар, иске шиннар, йорт җиһазлары һәм хәтта макулатура да бик озак таркала һәм аларда экологиягә зыян китерә торган матдәләр бар. Аларны утильләштерү өчен махсус оешма белән килешү төзергә кирәк.
Чүп-чарны зыянсыз юк итү өчен Казанда төрле чаралар уздырыла. Мәсәлән, 2023 елда гражданнар 340 тонна покрышка тапшырган. Бу резинаны ваклап, аннан балалар мәйданчыклары өчен өслек ясаганнар. 2024 елның октябрендә Казанда иске автопокрышкалар җыю өчен 11 бункер урнаштырылган.
Свежие комментарии