Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Илһам» яшь шагыйрьләр һәм язучылар конкурсы җиңүчеләре белән беррәттән Россия халыкларының туган телләре һәм әдәбиятлары буенча мәктәп укучыларының Федераль олимпиада җиңүчеләре дә бүләкләнде.
«Ел дәвамында үткәрелгән туган телләр буенча төньяк-көнчыгыш олимпиадасында татар теленнән быел 600 кеше катнашты.
Олимпиада төрле телләр буенча үткәрелә. Тәүге олимпиадада – 8, икенче елны – 16, өченче елны – 36, ә быел исә укучылар – 54 тел буенча олимпиада биремнәре эшләде. Бу олимпиадада җиңүчеләр, призлы урын алучылар 11 сыйныфны тәмамлап укырга кергәндә, теге яки бу фәннән 100 балл алу мөмкинлегенә ия була. Җәмгыять белеме, яки рус теле, яки татар теленнән», – диде КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.Аның әйтүенчә, укучылар үзләре сайлаган юнәлешкә керүләренә карап аларга шушы баллар биреләчәк. «Тик 100 балл алу өчен 10-11 сыйныфларда олимпиадада урын яуларга кирәк, 8-9 сыйныфлар бары тик әзерлек этабы гына булып тора. Шуңа күрә, 8-9 сыйныфларны алдагы елларда да олимпиадада катнашырга чакырабыз, ә 10-11 сыйныф укучылары безнең студентлар булырлар дип көтеп калабыз», – дип котлады ул җиңүчеләрне

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан
- Әлеге олимпиада быел Казан Федераль Университетында, Россияннең башка уку йортлары белән берлектә һәм Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты ярдәме белән 4 тапкыр үткәрелде. Олмпиаданың беренче этабы читтән торып узды – анда Татарстаннан һәм Россиянең чит төбәкләреннән 636 мәктәп укучысы катнашкан. Шулар арасында 70 укучы РФның башка төбәкләреннән – Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Хакасия, Тыва республикаларыннан; Төмән, Киров, Оренбург, Пермь өлкәләреннән иде.

Фото: © «Татар – информ» Абдул Фархан
Җиңүчеләр исемлеге:
Свежие комментарии