Быел «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең бөтен конкурс программаларында Европа картиналары арткан.
«Фестиваль мөселман илләренә йөз тотканга бу сирәк була торган хәл. Бәлки бу фестивальнең исеме үзгәрү белән дә бәйледер», – диде фестивальнең сайлап алу комиссиясе рәисе, ВГИКның бүлек мөдире Нина Кочеляева.
Ул быел конкурсның көчле булуына басым ясады.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын искә алып, Россиядә Ватанны саклаучылар елы булуы уңаеннан әлеге темага кагылган фильмнар да кертелгән. Шундый өч картинаның берсе Россия-Германия копродукциясе булган «Кара урман» фильмы (Радик Кудаяров), икенчесе – Казахстан фильмы «Эвакуация» (Фәрхәд Шәрипов), өченчесе – Черногориядән «Оплот стойкости».
Нина Кочеляева программада Сирия картинасы булуын да ассызыклады. Төп программада Мароккодан, Һиндстаннан да кинокартина бар. Ә Россиядән «Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә «Отель Онегин» фильмы катнаша.
- Казан кинофестивале 5 – 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии