На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Актанышта махсус хәрби операциядә катнашучы сөеклесе белән гаилә корды

Бүген Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бик матур, истәлекле чара узды. Якташыбыз, Аеш авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Россиянең киләчәге өчен махсус хәрби операциядә көрәшүче Азамат Галиев сөйгәне - Уфа кызы Лилияна Идиятуллина белән кавышты, законлы никахларын теркәделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

ЗАГС мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева Россия Федерациясенең яшь гаиләсе туу уңаеннан Галиевлар гаиләсен тәбрикләп, аларга язылышу таныклыгын тапшырды.

Шулай ук Татарстан Рәисе ярдәме белән нәшер ителгән, милли ядкаребез - татар халык ашлары рецептлары тупланган, затлы рәсемнәр белән бизәлгән саллы китап бүләк итте.

Актаныш районы муниципаль районы башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев ике республика - Татарстан белән Башкортстан, ике милләт - татар һәм башкорт милләтен берләштереп барлыкка килгән Галиевлар гаиләсенә зур өметләр баглавын әйтте. Яшь гаилләне котлап, чәкчәк һәм чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.

Азамат Галиев - Актаныш районының горурлыгы. Технология техникумын тәмамлагач, Башкортстанның Алкино-2 хәрби частенда хезмәт итә. Ярты ел ил алдындагы бурычын үтәгәннән соң хәрби контракт төзи. 2022 елның 22 февралендә аларның часте Беларуська, аннан Украинаның Черниковский өлкәсенә кертелә. Авдеевка, Макевка, Луганск, Альчеевск һәм башка өлкәләрдә дә дошманнарга каршы көрәшә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх