На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Зәйдә сәүдә нокталарында хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен махсус кәрзиннәр куелды

Бу көннәрдә Зәйнең «Җылы Зәй» хәйрия фонды, шәһәр сәүдә нокталарында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен озак саклана торган азык-төлек җыюга махсус кәрзиннәр куюны оештырды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Сәүдә челтәре кибетләрендә урнашкан шундый кәрзиннәргә теләге булган һәр кеше азык-төлек сатып алып, хәрбиләр өчен калдыра ала.

Мондый кәрзиннәр Октябрь, Рәфыйков, Ялчыгол, Нариман, Шоссе урамнарында урнашкан кибетләрдә бар.

Шулай ук, кәрзиннәр янына акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен QR-кодлар да куелган, аның аша билгеле исәп-хисап счетына хәрбиләргә гуманитар ярдәм өчен акча күчерергә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх