На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсының беренче җиңүчесе билгеле булды

«Бөтен гаилә белән сайлауларга!» фотоконкурсының беренче җиңүчесе Айрат Сафин булды. Ул 12 iPhone 15нең берсен отты. Җиңүчене ТНВ телеканалында шул ук исемдәге телемарафон эфирында билгеләделәр. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, иртәнге 7дән 8гә кадәр конкурста 811 кеше катнашкан.

«Сайлау участогы фонында, тышкы якта, Татарстан Республикасында тавыш бирүчеләр ала торган махсус беләзекне күрсәтеп, сайлау участогы янында гаиләң белән фотога төшәргә кирәк.

Фоторәсемдә сайлау участогы элементы: язу, плакат яки баннер булырга тиеш. Беләзек ким дигәндә 18 яшькә җиткән бер кешенең фотосында күренергә тиеш», - дип искә төшерде конкурста катнашу кагыйдәләрен оештыручыларның берсе Артур Кортес.

Алга таба бу фотографияне социаль челтәрләрдәге (мәсәлән, «ВКонтакте»да) үз битеңә урнаштырырга һәм ике мәҗбүри хэштег куярга кирәк: #ТатарстанАлга һәм #ВсейСемьейНаВыборы. Аккаунт һичшиксез ачык булырга тиеш, аватарда фотография урнаштырылырга тиеш. Моннан тыш, анда Татарстан Республикасында теркәлгән кеше генә катнаша ала.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх