Татарстанның атказанган артисты Винарис Илъегет Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән бәйле истәлекләрен сөйләгән.
«Миңа 18 яшь чагында ул Пермьгә үзешчәннәр конкурсына жюри рәисе булып килде. Хәмдүнә апа шунда мине күрде дә: «Малай, сиңа җырларга кирәк», – диде. Татарча!
Ә мин татар телен аңламый да идем. Әмма татар җырлары ошый иде, чөнки әни дә татарча җырлый, дәү әни дә җырлый, гармунда уйный… Хәмдүнә апа Казанга чакырды, мин килдем һәм өч ел аның янында яшәдем, аннары ун ел буе төркемендә эшләдем», – дигән Винарис Илъегет «Татар.Тудей» порталына биргән әңгәмәсендә.Ул Хәмдүнә Тимергалиева белән ярты сүздән аңлаша алуларын әйткән. «Ул миңа әйтергә дә өлгерми иде – мин аны аңлый идем. Ул да шулай. Авыр чакта да, рәхәт чакта да ул янәшә иде. Гаиләләр белән дус булдык, минем әти-әни аның белән аралашты. Гел кунакка чакыралар иде аны. Ул усал түгел, аның йөрәге олы иде. Мәсәлән, миңа аның начар сүз дә әйткәне булмады. Без сугышып йөрмәдек. Дөрес, әйтсә каты әйтә иде. Хаклы булмасаң, әйтә иде. Ул әрләшә иде, әмма өйрәтеп. «Паразит!» дип тә әйтә ала иде», – дип сөйләгән җырчы.
«Ул безне – Илһам Шәриф, Илназ Минвәлиев, мине – балалары кебек күрә иде. «Өч малаем» дия иде. Бик карады ул безне. Аеруча Илһамны. Мин – кече улы кебек. Киендерә, ашата иде. Гастрольләрдә – гел безнең белән. Килә минем өйгә – анда бардак. Ул, пирчәткәләр киеп, җыештыра. Әни кебек булган ул безгә», – дип искә ала Винарис Илъегет.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen. ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии