Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә махсус хәрби операциядән кайткан егетләр өчен автогигантта махсус техника җитештерелә башлады. КАМАЗ-54901 автомобилен «КАМАЗ» ГАҖ фәнни-техник үзәге белән «Эйдос-Инновации» җаваплылыгы чикләнгән оешма хезмәткәрләре бергә ясаган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.
Яңа транспорт автомат рәвештә ишекләрне дистанцион ачу-ябу системасы белән җиһазланган. Шулай ук анда пассажир урындыгын кабинага күтәреп кую җайланмасы да бар. Ул пульт белән эшли. Моннан тыш, физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен кул белән идарә итү системасы да бар. Ул газ-тормоз педален алмаштыра.
«КАМАЗ-54901 автомобиленең яңа версиясе махсус хәрби операция ветераннарына гадәти тормышка җайлашуны җиңеләйтү өчен эшләнде. Алар бу машина белән йөк ташып, акча эшли алалар», – ди автогигантның конструктор-технологик департамент директоры Марат Садыйков.
Сүз уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен автомобильне беренче тапкыр 30 майда РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуровның «КАМАЗ»га визиты вакытында күрсәткән иделәр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии