На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Татарстан эш бирүчеләре студентларга максатчан укуга 1585 вакансия тәкъдим итте

«Работа в России» порталында Татарстан эш бирүчеләре максатчан укуга кабул ителәчәк студентлар өчен 1585 вакансия урнаштырган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе Илсур Һадиуллин ТР Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

«Хәзерге вакытка кадәр максатчан килешү төзүнең регламентлаштырылган тәртибе булмады, эш бирүчеләр-заказчыларның бердәм исемлеге юк иде», - дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.

Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Кагыйдә буларак, абитуриентлар үзләре эш бирүчене эзләгән - белгечләргә ихтыяҗны белү өчен оешмаларга мөрәҗәгать иткән. Быелдан башлап эш бирүчеләр вакансияләрне «Работа в России» порталына урнаштырачак.

«Максатчан уку турындагы барлык тәкъдимнәр 10 июньнән дә соңга калмыйча заказчылар тарафыннан порталда урнаштырылырга тиеш. Яңа система максатчан укуга кабул итүне ачык конкурс нигезендә алып баруга күчерүгә юнәлтелгән», - диде Һадиуллин.

Аның сүзләренчә, федераль яки төбәк бюджеты хисабына максатчан укуга дәүләт предприятиеләре һәм оешмалары белән килешү төзегән абитуриентлар керергә мөмкин. «Әгәр предприятие шәхси милектә булса, максатчан уку бюджеттан тыш акча хисабына гына гамәлгә ашырылырга мөмкин», - дип аңлатты спикер.

Министр өстәвенчә, хәзер максатчан уку турында килешү абитуриентны югары уку йортына керткәннән соң, әмма уку елы башланганчы төзеләчәк. Быелдан килешү шартларының берсе ярдәм чаралары белән бәйле. Ягъни заказчы студентка кимендә 2056 сум стипендия түләргә тиеш.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх