23 майда 18:00 сәгатьтә Самара шәһәре «Халыклар дуслыгы йорты» дәүләт казна учреждениесе актлар залы сәхнәсендә «Ләйсән» башкорт халык бию ансамбленең хисап концерты була. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр итәләр.
«Ләйсән» бию ансамбле 2004 елның апрелендә Самара шәһәренең «Башкорт корылтае (конгрессы)» иҗтимагый оешмасы каршында оештырыла.
Коллективның нигез салучысы һәм сәнгать җитәкчесе – Шәймәрданова Рәудә Данияловна. Ансамбль инде 20 елдан артык Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты базасында нәтиҗәле эшчәнлек алып бара. 2009 елда ансамбльгә «Халык үзешчән коллективы» дигән мактаулы исем бирелде.Коллектив Россия Федерациясенең төрле шәһәрләрендә, шулай ук Башкортостан Республикасында шәһәр, өлкә һәм халыкара конкурс һәм фестивальләренең актив катнашучысы һәм лауреаты.
Ансамбль яши һәм үсә, ел саен яңа балалар килә. Димәк, «Ләйсән» биючеләренең ялкынлы елмаюлары әле озак еллар тамашачыны сөендерәчәк.
Чараны Самара шәһәренең «Башкорт корылтае (конгрессы)» иҗтимагый җәмгыяте оештыра.
Керү ирекле. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.
Свежие комментарии