На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Татарстан Диния нәзарәтендә ислам белемен үзебезнең дини тәгълимәткә юнәлтергә телиләр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие рәислек итүенең киләсе 5 елына мәгариф системасын татар дини тәгълимәте фикере белән көчәйтүне максат итеп куйган. Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«Безнең укыту программалары заманның иң яхшы практикаларына нигезләнгән.

Әгәр дә без Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди яки Морат Рази кебек галимнәрне тәрбияләргә телибез икән, шәкертләребезгә алар укыган китаплар буенча белем бирергә тиеш», - дип сөйләде ул.

Хәзрәт белдерүенчә, Татарстандагы кебек бер генә халыкның да дини мәктәпне «үзебездә җитештерелгән» китапларда гына төзергә мөмкинлеге юк. Мәдрәсә программасындагы теләсә кайсы китап татар дин белгече кулы белән язылган аналогка алыштырылырга мөмкин.

«Мәдрәсәдә белем бирү стандартлары Рәфыйк хәзрәт (Мөхәммәтшин) катнашында 2016 елда эшләнде һәм расланды. Хәзер аларны безнең ил дин гыйлеменә юнәлтергә вакыт», - диде Сәмигуллин.

Татарстанда 30 мең хезмәт басылган. Аларның кайберләре бик сирәк очрый торган китаплар.

Ссылка на первоисточник
наверх