На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Grandad
    О, уже и на казахском языке стали публиковать на русскоязычном сайте!Аксубайның Кече С...
  • Evgenija Palette
    Вам уже было СКАЗАНО - ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ РОССИИ... И пошли на Х со своим татарским птичьим чириканьем...Композитор Алсу А...
  • виктор школин
    А почему не на русском?Мөслимдә язучы Ро...

КФУ ишегалдында югары уку йортына нигез салучы Александр I бюсты ачылды

КФУ төп бинасы ишегалдында тантаналы рәвештә Александр I бюсты ачылды. Император 1804 елда университет төзү турында указ имзалаган. Бюстны ачу тантанасында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков катнашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Казан федераль университетын юбилее белән чын күңелдән котлыйм.

Александр I – тарихи масштабтагы шәхес. Без барыбыз да хәтерлибез, нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда Россия империясе Франция императоры Наполеон I-не җиңгән. Шулай ук, аның указы нигезендә биш университет ачыла, шуларның берсе – Казанда. Бу аеруча мөһим. Әлеге карарларны дәүләт башлыгы шәхсән үзе кабул иткәнен билгеләп үтәм», - диде министр.

220 ел дәвамында Казан университеты өч мөһим дәүләт бурычын хәл итә: фәнне үстерү, егетләр һәм кызларны зур тормышка әзерләү һәм төбәкнең, тулаем илнең социаль-икътисади үсешенә өлеш кертү, – дип өстәде Валерий Фальков.

Императорның бронзадан коелган бюсты мәрмәр постаментка куелган. Ул университетның төп бинасы ишегалдына керү урыныннан ерак түгел урнашкан.

«Безнең данлы тарих 1804 елда Казан император университеты грамотасы һәм уставыннан башланып китә. Нигез салучы нәкъ менә Александр I була. Югары уку йортыбыз ишегалдында бездә укып чыккан атаклы шәхесләргә һәйкәлләр күп. Алар арасында Сергей Аксаков, Лев Толстой, Муса Җәлил бар. Без тарихыбыз белән горурланабыз. Барыгызны да университетыбызның юбилее белән котлыйм», - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга КФУ ректоры Ленар Сафин.

Бюстны ачу тантанасында шулай ук Казан федераль университеты укытучылары, студентлары һәм югары уку йортында укып чыккан кешеләр булды.

«Мин үзем Казан университетында укымадым, ләкин минем фәнни җитәкчем нәкъ менә шушы югары уку йортын тәмамлаган. Бүген без мәгариф һәм фән үсешнең чиксез ресурсы булуны дәүләт дәрәҗәсендә аңлыйбыз. Бу юнәлешнең мөһимлеген аңлаган гамәлгә куючыларны искә алу мөһим. Барыгызга да укытучыларыгызның лаеклы шәкертләре булуыгызны һәм Россия файдасына аларның эшен дәвам итүегезне телим», - дип уртаклашты РФ Дәүләт Думасының фән һәм югары белем бирү комитеты рәисе Сергей Кабышев.

Бүген шулай ук Фальков, Кабышев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында югары уку йортының гыйльми советы утырышы була.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх