На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • венедиктплюхин
    Траслейт , плиз, ин рашен.Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Светлана Павлова
    Какой занятный язык, надо еще на китайском напечатать.«Бу безнең гаилән...
  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...

Миңнеханов «Агроволга» күргәзмәсе турында: Бу мәйданчык бик кирәкле

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган «Агроволга-2024» күргәзмәсе үзенең кирәкле булуын раслады. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе өч көн дәвам итте.

Ул бүген үз эшен тәмамлады. Чарада 400дән артык компания катнашты. Күргәзмәгә Россиянең 52 төбәгеннән, шулай ук чит илләрдән — Азәрбайҗан, Белоруссия, Иран, Йемен, Казахстан, Кытай һәм Төркиядән 15,9 меңнән артык кунак килде.

«Бик яхшы бәяләмәләр. Кешеләр гаиләләре, балалары белән килде. Барысы да бик сыйфатлы оештырылган. Бу мәйданчык агросәнәгать комплексы белгечләре өчен генә түгел, ә башка (гади – Т-И күрс.) кешеләр өчен дә кирәкле, дип саныйбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул кичә чарага килергә чакырган иде.

Татарстан Рәисе шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасына күргәзмәне югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен рәхмәт белдерде.

Узган вакыйга турында тулырак «Татар-информ» материалында укыгыз: Минниханов на выставке «Агроволга»: китайский комбайн, трактор-шоу и кофе по-турецки

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх