На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...
  • Александр Павлов
    "Сотрудничество России с мусульманскими странами будет расширяться"-сотрудничеству-да, переселению нет.Марат Хөснуллин: ...

Болгар ислам академиясе магистратура һәм докторантурага документлар кабул итә

Болгар ислам академиясе 2025/2026 уку елына магистратура һәм докторантура программалары буенча документлар кабул итә. Уку – түләүсез, рус һәм гарәп телләрендә алып барыла. Студентлар һәм мөгаллимнәр заманча кампусның уңайлы бер урынлы номерларында бушлай яшиләр, өч тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия эмблемасы төшерелгән кименәрдән йөриләр, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Академия түбәндәге юнәлешләр буенча белгечләр әзерли:

• «Дини оешмалар хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү», магистратура – көндезге бүлектә уку вакыты - 3 ел;

• «Дини оешмалар хезмәткәрләрен һәм дини персоналын әзерләү, докторантура – көндезге-читтән торып белем алу вакыты – 3 елга кадәр;

• Теология («Ислам теологиясе контекстында дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре» профиле), магистратура – читтән торып уку вакыты – 2,5 ел.

2022 елда Академия Теология юнәлеше буенча дәүләт аккредитациясе алды.

Академия студентлары өчен мәдәни-массакүләм, спорт чаралары үткәрелә. Студентлар ел саен чит илләрдә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Мисырда, Төркиядә, Мароккода, Үзбәкстанда, Таҗикстанда һ.б. стажировкалар узалар, шулай ук төрле төбәк, бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар.

Магистратурага укырга керү өчен, дөньяви яки дини югары уку йортының бакалавр дипломы булу (чит ил дипломы расланган булырга тиеш), шулай ук гарәп телен һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри.

21 июльдә абитуриентлар өчен гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча җәйге әзерлек мәктәбе эшли башлый. Җәйге мәктәпкә укырга керү өчен документларның барысын да тапшыру сорала.

Документлар 2025 елның 16 июненнән 1 августка кадәр кабул ителә.

Кабул итү имтиханнары 1 августтан башлана, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх