На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Толчинский Мәскәү политехник университетының журналистика кафедрасы мөдире булды

Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең элеккеге деканы Леонид Толчинский Мәскәү политехник университетының журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр кафедрасы мөдире булды. Бу хакта ул телеграм-каналында хәбәр итте.

«Яңа этапны менеджер, укытучы һәм журналист-практик буларак башлыйм.

Бүгенге көннән мин Мәскәү политехник университетының журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр кафедрасын җитәклим. Политехник университетның заманча базасы, уку йортының проектлы белем бирүдә лидерлыгы безгә журналист белемен яңа дәрәҗәгә күтәрергә һәм күптән тормышка ашырырга теләгән бик күп практикаларны кертергә мөмкинлек бирәчәк», - дип язган Толчинский.

Исегезгә төшерик, Леонид Толчинский 2008 елдан 2016 елга кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры булды. 2016 елда ул КФУның Журналистика югары мәктәбен җитәкләде. Узган елның июне азагында аны тагын биш елга яңадан сайладылар, әмма августта Толчинский «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә югары уку йортының студентлары белән саубуллашты, яңа уку елында дәресләр алып бармаячагы турында хәбәр итте. Сигез ел вазифаны башкарганнан соң, ул үз теләге белән университеттан китте.

Хәзер КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе мөдире вазифасын педагогика фәннәре докторы, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты профессоры һәм «Логос» нәшрият йорты баш мөхәррире Юлия Андреева башкара.

Ссылка на первоисточник
наверх