Белгород өлкәсендә федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
Куренков төбәктәге хәзерге вәзгыятьне федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл буларак классификацияләргә кирәклеген ассызыклады.
Мондый статус федераль реакция дәрәҗәсен билгеләүне күздә тота, бу гомумдәүләт дәрәҗәсендә ресурслар җәлеп итү һәм гамәлләрне координацияләүне аңлата.
Свежие комментарии