На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Казанда мошенниклыкның яңа төре теркәлгән

Казанда мошенниклыкның яңа төре теркәлгән. Ялган почта һәм дипфейк технологиясе ярдәмендә җинаятьчеләр шәһәрлеләрнең шәхси мәгълүматларын җыя. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәрлеләргә электрон почтага ялган адрестан Казан мэры катнашындагы телеконференциягә чакыру хатлары килә.

Хатта күрсәтелгән QR-код яки сылтама буенча күчкәннән соң ялган видеоролик җибәрелә. Дипфейк технологиясе ярдәмендә булдырылган видеоязма йөзне алыштыра һәм шәһәр мэры тавышын кабатлый. Илсур Метшин — халык эшлеклесе. Аның сурәте белән ялган видеоязмалар ясау өчен үрнәкләр бик күп, әмма аудиоязмада акцент сизелә.

Казан мэриясе халыкка QR-кодлар һәм билгесез хатлардагы сылтамалар буенча күчмәүләрен, шулай ук рәсми чыганаклардагы мәгълүматларны тикшерүләрен сорап мөрәҗәгать итә. Кызыксындырган сорауны бирергә һәм мондый сорауны Казан мэриясе телеграм-каналының @kzn_official рәсми төркемендә тикшерергә мөмкин.

Шәһәр администрациясе шәһәр халкын уяу булырга һәм якыннарына мошенниклыкның яңа төре турында кисәтергә чакыра.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх