На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасының Новоалександровка торак пунктын азат итте

Россия хәрбиләре Донецк Халык Республикасының Спорное һәм Новоалександровка торак пунктларын азат итте. Бу хакта РФ Саклану министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә әйтелә.

«Көньяк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре актив хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Спорное торак пунктын азат итте», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, «Үзәк» гаскәри берләшмәсе бүлекчәләре Донецк Халык Республикасының Новоалександровка торак пунктын азат итте.

Россия хәрбиләре шулай ук Украина Кораллы көчләренең артиллерия сугыш кирәк-яраклары складын һәм ике «Анклав-Н» радиоэлектрон көрәш станциясен юкка чыгарды.

Ссылка на первоисточник
наверх