Туган тел көнен һәм Габдулла Тукайның 139 еллыгын уздыруга багышланган барлык чаралар да быел яңа Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында һәм аның янындагы мәйданда була.
«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Камал театры директоры Илгиз Зәйниев бәйрәм уңаеннан нинди чаралар көтелүе турында сөйләделәр.
Чаралар программасы 09:30 сәгатьтә язучылар, журналистлар тарафыннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янында урнашкан Тукай һәйкәленә, ә 11:00 сәгатьтә ТР Хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунакларының әдипнең Тукай скверында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салуыннан башлана.
«Ул бик матур һәм күркәм традиция, без аны быел да дәвам итәбез», – диде Ленар Хәкимҗанов.10:00 сәгатьтә театрның фойесында ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырылучы проектларга багышланган зур күргәзмә эшли башлый. Анда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе, «Шаян ТВ», «Мәйдан», «Татармультфильм», Татарстан китап нәшрияты әзерләгән һәм башка бик күп күргәзмәләр булачак. Шунда ук Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы тарафыннан әзерләнгән «Печән базары» тамашасы күрсәтеләчәк.
«Әлеге көнне «Өч татар каләме» дигән уникаль проект та тәкъдим ителәчәк. Ул Татарстан Республикасы территориясендә югалып барган һөнәрне яңадан торгызу максатыннан оештырыла. Каләмнәрне сугу ысуллары күрсәтеләчәк», – диде мәдәният министры урынбасары.
Шулай ук театр фойесында көн дәвамында «Язгы Печән базары» да эшлиячәк. Иртән анда чакырулары яки спектакльгә билетлары булган кешеләр генә керә алса, 15:00дән соң бирегә регистрация узган һәр кеше дә керә алачак. Регистрацияне әлеге сылтама аша кереп үтәргә була, ә үтә алмаган очракта, чарага килгәч, волонтерларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
11:00 сәгатьтә Габдулла Тукайның шигырьләре тупланган 2 томлыкны уку башланачак. Ул ачык микрофон форматында уза һәм онлайн трансляцияләнәчәк.

Илгиз Зәйниев:«Безнең Тукайның барлык шигырьләрен дә укып чыгу исәбе бар»
«Безнең Тукайның барлык шигырьләрен дә укып чыгу исәбе бар иде. Шуңа күрә сәгать 11:00дән алып 13:30га кадәр безнең артистларыбыз, зыялылар, чакырылган кунаклар ярдәмендә укып карыйбыз. Аның шигъри мирасы 2 томда, без беренче битеннән алып китап буенча барачакбыз. Шулай ук без тамашачыларга да укып карарга тәкъдим итәргә исәплибез. Кем ризалаша, шунда ук урындыкка утырып, укый алачак», – дип әйтте Илгиз Зәйниев.
Төп чара 13:00 сәгатьтә башлана. «Ул театрның Зур залында үткәреләчәк. Анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы һәм зур концерт тамашасы булачак», – дип искәртте Ленар Хәкимҗанов.
Илгиз Зәйниев 14:00 сәгатьтә «Казанга Тукай кайткан» спектакленең куелуы хакында да хәбәр итте, әмма билетлар инде сатылып беткән.
Бераз соңрак, 14:30 сәгатьтә яңа Камал театры янындагы мәйданда Шигърият бәйрәме башлана. Мәдәният министры урынбасары әлеге үзгәреш катнашучыларга уңайлы булсын өчен һәм халык соравы буенча эшләнелүен билгеләде.
Ркаил Зәйдулла Шигърият бәйрәмен гадәти урыныннан күчерүләре турында күп сөйләүләрен искә алып, халыкның һәйкәлгә түгел, ә Габдулла Тукайның иҗатына табынуларын билгеләде.

Ркаил Зәйдулла: «Без һәйкәлгә табынмыйбыз, ә Тукайның иҗатына табынабыз»
«Мин үзем дә консерватор, өлкән яшьтәге кеше буларак бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү яклы түгел. Әмма монда бик җитди сәбәпләр дә бар: беренчесе – безнең гореф-гадәтләр буенча, йорт салынып чыккач, туганнарны-кардәшләрне җыю гадәте бар, бу – шушы йортка игътибар да, икенчесе – иминлек мәсьәләсе, өченчесе –телевидениега зур җиһазларны бер җирдән икенче җиргә күчереп йөрү кыен, аны җыю өчен шактый вакыт китәчәк, аннары шигърият бәйрәме бөтенләй кичке якка күчәргә мөмкин. Болар – ваграк сәбәпләр, әмма төп сәбәп –беренчесе», – ди ул.
Соңыннан шул ук урында 16:00 сәгатьтә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты һәм йомгак ясау була. «Чарада яңа заманча татар музыкасы, яңа буын вәкилләренең чыгышлары, республика акциясенә йомгак ясау, татар телен куллану өлкәсен киңәйтүдә аерылып торган оешмаларны бүләкләү көтелә», – дип тәмамлады Ленар Хәкимҗанов.
Свежие комментарии