На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов Гагаузия делегациясе белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гагаузия (Молдова) автономияле-территориаль берәмлеге делегациясе белән очрашты. Яклар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гагаузия АТО башкарма комитеты рәисе урынбасары Виктор Петров һәм Молдова Республикасы парламенты депутаты Александр Суходольский Казанга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чараларда катнашу өчен килгәннәр.

Рөстәм Миңнеханов делегацияләр алмашуның һәм мәдәни элемтәләрне үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Бүген Татарстан белән Гагаузия арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында килешү гамәлдә, Нурлат һәм Чадыр-Лунга шәһәрләре, шулай ук Буа һәм Окницкий районнары арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырылган.

Әңгәмә барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү, АСК, ИТ-өлкә, медицина, фармацевтика һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

«Гагаузлар белән дустанә мөнәсәбәтләр ныгыр дип өметләнәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

Ссылка на первоисточник
наверх