
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасы җиңүчеләре – Рифат Нәбиуллин һәм Денис Басариевның остазы булды.
Хәрби хезмәткәрләр белән беренче очрашу 30 июльдә үк булган. Фазлыева алар белән алдагы планнар һәм һөнәри үсеш перспективалары турында фикер алышкан.
Шул ук көнне программада катнашучылар җәмәгать сәламәтлеге мәсьәләләре буенча төбәк советы утырышында катнашкан.Узган шимбәдә, 2 августта, «Батырлар. Татарстан геройлары» темасына ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә видеоэлемтә режимында республика атналык киңәшмәсендә булды.
Мондый очрашулар даими рәвештә үткәреләчәк, дип билгеләп үтелә. Хәрбиләрне белем бирү программасы һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында стажировка көтә.
- Искәртик, республикада махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасы гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычы – Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазифаларны биләү өчен махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Программада катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан якынча 1 600 татарстанлы гариза биргән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программада катнашучы 45 кешенең һәркайсына республика Хөкүмәте әгъзалары һәм муниципалитет башлыклары арасыннан шәхси остаз билгеләгән иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform. ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии