Фарик кушаматлы махсус хәрби операциядә катнашучы «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Ул 2024 елның язында Авдеевка штурмыннан соң Бердычи районында яралана. Аның подразделениесе алга хәрәкәт иткәндә хәрбиләр дошманның пилотсыз очкыч-камикадзе һөҗүменә эләккән.
Фарик рота элемтәчесе була, аягы җитди җәрәхәтләнә.
Хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен аңа «Батырлык өчен» медале тапшырылды.«Без кызым белән аның белән бик горурланабыз. Безнең өчен ул - Герой! Тик ул анда нәрсә кичергәннәрен генә белә. Бүген без бик бәхетле. Аның өчен сөенәбез», - ди хатыны Миләүшә.
Хәрбинең күкрәгендә шулай ук II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале, ул 2023 елның җәендә көчле атыш вакытында хезмәттәшен коткарган өчен бирелгән.

Фото: © Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
Демобилизациядән соң Фарик тыныч тормышка кайта. Хәзер элекке урынында эшли – йөк машиналарын ремонтлый.
Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform. ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии