На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• Влад Бонд
Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
• Evgenija Palette
Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
• Владимир Константинович
Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Әлбәден» тарихи реконструкция фестивалендә 10 меңнән артык кунак булачак

«Әлбәдән» тарихи реконструкция фестивале агымдагы елның 22-23 июнендә Питрәч районы Әлбәден авылында уза, 350дән артык кеше катнаша һәм 10 меңнән артык кунак киләчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Матур традициягә әверелеп баручы фестиваль инде алтынчы тапкыр Брест ныгытмасын саклауда катнашкан Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында узачак», — диде республика яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Айгөл Сабирова.

Реконструкторларның да, тамашачыларның да географиясе елдан-ел киңәя бара, дип бигеләп үтте ул. Быел исә Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, башка илләрдән дә катнашучылар булачак дип көтелә.

«Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр берләшмәсе үзәге директоры Тимур Камалетдинов белдергәнчә, «Әлбәдән» елдан-ел киңәя, үсә һәм Брест ныгытмасының үзендә узучы фестиваль белән масштаб буенча да, оештыру дәрәҗәсе буенча да уңышлы үсеш ала.

Ул шулай ук быел фестивальдә катнаша торганк техника саны артачагын әйтте. Барлыгы 15 берәмлек тарихи бронетехника җәлеп ителәчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 3кә күбрәк.

Хәзерге вакытта Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) белән фестивальдә самолетлар куллану мәсьәләсе турында фикер алышу бара, әмма алар булырмы-юкмы – әлегә билгеле түгел, дип уртаклашты фестивальнең оештыручысы Наилә Таҗиева.

Быел фестивальдә Россиянең төрле шәһәрләреннән тарихи мәйданчыклар күбрәк булачак, шулай ук лекцияләр һәм уникаль медицина инструментлары коллекциясе белән тарихчы лектор Александр Поволодский киләчәк, дип өстәде Таҗиева.

Тулырак: https://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/albaden-tarixi-rekonstr...

Ссылка на первоисточник
наверх