Бүген, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының түбәнәюе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, бераз яңгыр ява.
Төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с көчле җил исәчәк, көндез ул 15-17 м/с тизлек белән көчәячәк (ТР башкаласында – 15 м/с кадәр генә).
Салкынча төннән соң (2 дән 7 градуска кадәр нульдән югарырак) төбәк буенча һава көндез +7, +12 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +9, +11 градуска кадәр).
Свежие комментарии